Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы" Милли премиясенең иң мәртәбәле бүләген кем алачак?

"Болгар радиосы" Милли премиясенең иң мәртәбәле бүләген кем алачак?

https://tnv.ru

09 Декабрь 2021, 12:12

1356

0

"Болгар радиосы" Милли премиясенең иң мәртәбәле бүләген кем алачак?
Һинд мәрмәре кушылып ясалган сыннар "Болгар радиосы"на килеп җитте. Бу - милли-музыкаль премия ияләренә бирелергә тиешле "Алтын йолдыз" статуэткалары. Алар, тамашачы тавыш биреп, сайлап алган иң яхшы җырчыларга 11 декабрьдә тапшырылачак.

Пандемия сәбәпле, инде икенче ел рәттән бу тантана онлай уза. Аның турыдан-туры трансляциясен ТНВ һәм ТНВ-планета каналларында һәм безнең Ютуб, Вконтактедагы рәсми төркемнәрдә карап булачак.

"Болгар радиосы" студиясендә бүген бәйрәм рухы. Зур дулкынлану белән, милли-музыкаль премия лауреатларына биреләчәк сыннар тулы, тартмаларны ачалар. 30 статуэтка 30 номинация өчен. "Иң лирик җыр", "Иң креатив дуэт", "Гаилә дуэты", "Татар эстрадасы легендасы" һәм башкалар. Узган елларда иң мәртәбәле номинацияләрдә Хәмдүнә Тимергалиева, Флёра Сөләйманова, Рафаэль Ильясов, Мәсхүт Имашев җиңү яулаган иде. Быелгы лауреатлар исеме әлегә сер.

Һәм бу дөрестән дә шулай. Узган ел тамашаны 600 мең кеше караган. Быел бу сан икеләтә артыр дип көтелә. Мили-музыкаль премия ияләренә биреләчәк сын яшел һинд мәрмәреннән һәм җиздән ясалган. Җиде таҗлы йолдызны ярымкыйммәтле таш бизи.

Ирле-хатынлы Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ өч тапкыр милли музыкаль премия лауреаты булган. Тамашачы аларның уртак хезмәтен югары бәяли. Быел Гүзәл сәхнәгә үзе генә чыгачак. "Әнкәемнең ак күлмәге" җырын ул автор-башкаручы буларак тәкъдим итә.

"Болгар радиосы"ның милли-музыкаль премиясен тапшыру тантанасын 11 декабрь 18:00 сәгатьтә "ТНВ-Татарстан", "ТНВ-Планета" каналларында турыдан туры эфирда карап булачак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров