Онлайн трансляция

Свернуть

"Бер-бер хәл" сериалы геройлары Алмаз һәм Эльвира тормышта бергәме?

"Бер-бер хәл" сериалы геройлары Алмаз һәм Эльвира тормышта бергәме?

https://tnv.ru

09 Декабрь 2021, 15:33

4787

0

"Бер-бер хәл" сериалы геройлары Алмаз һәм Эльвира тормышта бергәме?
ТНВ каналында чыгучы "Бер-бер хәл" сериалы актерлары Фәрхәд Мөхәммәтҗанов һәм Эльвина Насыйбуллинаны тормышта да бергәме? Фәрхәд бу мәсьәләгә "Манзара" тапшыруында ачыклык кертте.

Бу сорау күп кенә тамашачыларны борчый иде. Фәрхәд һәм Эльвина сериалда бер-берсен тулыландырып торалар, ә алар бергә төшкән өзекләр нурга һәм мәхәббәткә күмелә. Тамашачы аларны тормышта да бергә күрәсе килә. Әйе, алар бергә икән, әмма иҗатта гына.

"Без Эльвина белән беренче курстан бирле бергә эшлибез. Бергә укыдык, бергә өзекләрдә уйнадык. Беренче курстан алып минем алыштыргысыз иҗади иптәшемә әйләнде. Безгә икебезгә эшләү җайлы", - дип сөйләде Фәрхәд.

Сериалны «ТНВ-Татарстан» каналында 09:00, 14:45 һәм 22:00дан соң, ә «ТНВ-Планета» каналында 08:00 һәм 21:25 сәгатьләрдә карап була.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров