Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Ильмира Нәгыймованы балаларын карамыйча, "гулять" итеп йөрүдә гаеплиләр

Җырчы Ильмира Нәгыймованы балаларын карамыйча, "гулять" итеп йөрүдә гаеплиләр

https://tnv.ru

13 Декабрь 2021, 10:18

4367

0

Җырчы Ильмира Нәгыймованы балаларын карамыйча, "гулять" итеп йөрүдә гаеплиләр
Октябрь аенда ире җырчы Руслан Кираметдинов белән аерылыган Ильмира Нәгыймова тәнкыйть утына эләккән. Тәнкыйтьне инстаграмдагы язылучылар белдерә. Алар җырчыны "гулять" итеп кенә йөри һәм балаларын карамый дип саный.

"Кемдер эшли, кемдер балаларын карый. Кем ничек булдырала инде. Менә миңа эшләргә туры килә, чөнки балаларның әтисе әлегә аякка баса гына һәм балаларны берничә көнгә үзенә алып торып, карап кына ярдәм итә ала. Менә шулай. Миңа юк-бар язуны туктатыгыз", - дип җавап кайтара җырчы бер язылучысына.

Гаепләүчеләр булса да, хуплаучылар да бар. Күп кенә язылучылар кеше сүзенә карамаска һәм үз тормышы белән яшәргә тәкъдим итәләр.

Исегезгә төшерәбез, 12 октябрь татар эстрадасы җырчысы Ильмира Нәгыймова 10 ел бергә гомер кичергәннән соң ире Руслан Кираметдинов белән аерылуы турында, аның аңа янавы турында хәбәр итте.

Ильмира үзенең Инстаграм аккаунтында видео һәм фотолар урнаштырды. Тамашачы бу очракта икегә аерылды. Берәүләр җырчыны яклап чыкты, ә икенчеләре исә гаилә хәлен киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга кирәкми иде дип саный.

Фото: @ilmira.nagimova

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров