Онлайн трансляция

Свернуть

Рәфинә Ганиуллинаның әнисе: 40 яшемдә төпчек балам тугач, яшерен чирем ачыкланды

Рәфинә Ганиуллинаның әнисе: 40 яшемдә төпчек балам тугач, яшерен чирем ачыкланды

https://tnv.ru

14 Декабрь 2021, 12:22

2763

0

Рәфинә Ганиуллинаның әнисе: 40 яшемдә төпчек балам тугач, яшерен чирем ачыкланды
Җырчы Рәфинә Ганиуллина үзенең Инстаграм сәхифәсендә әнисе көндәлегеннән тетрәндергеч вакыйганы урнаштыра. Рәфинәнең биш кыз бала гаиләсендә үсүен беләбез. Төпчек балаларын тапкач, әниләрендә яшерен авыру ачыклана.

"40 яшемдә төпчек балам тугач, яшерен чирем ачыкланды: сиренгомиелия (үзәк нерв системасы белән бәйле хроник чир), кулларым терсәк өлешендә деформацияләнә башлады, шулай ук бармакларым тураймас булды. Икенче төркем инвалидлык белән пенсиягә чыктым. Кемгә кирәк инде мин чирле килеш? Ирем бу хәлләрне күтәрә алмады, биреште", - дип яза Зөлфия ханым.

"Ничек җиңел булмаганны үзем һәм кулларым гына белә. Без аерылышканда олы кызыма 9, төпчек кызыма 2 яшь булган.  Итәк тулы бала белән төп йортка, ялгыз яшәүче әтием янына кайтып төштек. Әни вафат иде", - дип яза әнисе.

Язылучылар күп балалы ананы бөек ана дип атый һәм яңа һәйкәл куелырга тиеш, дип саный.

Фото: @rafinaganiullina

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров