Онлайн трансляция

Свернуть

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә: Юк, әлегә мин юләр түгел

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә: Юк, әлегә мин юләр түгел

https://tnv.ru

20 Декабрь 2021, 12:58

2599

0

Башкортстандагы Хәния Фәрхи музее курчак белән тулыланды.

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә: Юк, әлегә мин юләр түгел
Башкортстандагы Хәния Фәрхи музее курчак белән тулыланды. Исегезгә төшерәбез, музей Тәтешле районында Аналар көнендә ачылды.

Татарстаннның халык артисты Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибатуллина Инстаграмда җырчыга ошатылып ясалган курчак белән фото урнаштырды.

"Юк, әлегә мин юләрдә, хыялый да түгел. Монысы өчен Ходаема һәм гаиләмә рәхмәт. Бер-ике көн генә синең белән уйныйм, кояшым. Аннары синең музеен түрендә, үз сәхнәсен табачак. Ул сәхнә дә, син теләгәнчә,"нурлы сәхнә" булыр", - дип яза Фирүзә ханым. 

Язылучылар арасында курчакны өнәп бетермәүчеләр бар. Пост астында курчакны "Хәния Фәрхигә охшамаган", дип язалар. 

Фото: @firuza_ibatullina 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров