Онлайн трансляция

Свернуть

Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаев ниһаять дуслашканнар

Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаев ниһаять дуслашканнар

https://tnv.ru

27 Декабрь 2021, 13:40

1508

0

Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаев ниһаять дуслашканнар

Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаев арасында чыккан низагка ниһаять нокта куелды. Ике артист үзләренең дуслашуы турында хәбәр итте.

«Барлык аңлашылмаучанлык тудырган хәлләрне артта калдырырга кирәк»,– дип әйтеп үтте популяр артист Элвин Грей.

«Безнең Радик белән чыннан да аңлашылмаучанлыклар булып алды, без бүген чын егетләрчә кул кысыштык, нокта куйдык», – дип сүзне дәвам итте Фирдүс Тямаев.

Исегезгә төшерәбез, ике артист арсындагы низаг март аенда Фирдүс Тямаевның Башкортстанның Миякә районындагы концерты өзелүдән башланды. Моның сәбәбен мәдәният йортында ут бетү белән аңлаттылар. Әмма җырчы бу хәлләрне Куштау тавын саклау буенча үз позициясе белән бәйләде.

Элвин Грей үз чиратынды, Тямаевны милләтара ызгыш уятуда һәм халыкларны бер-берсенә каршы котыртуда гаепләде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров