Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинованы Хәния Фәрхи туган ягында ничек кабул иткәннәр?

Илсөя Бәдретдинованы Хәния Фәрхи туган ягында ничек кабул иткәннәр?

https://tnv.ru

10 Январь 2022, 10:49

2782

0

Социаль челтәрләрдә Илсөяне "Барыбер Хәния кадәр җырлый алмыйсың - җырлама", диючеләр бар.

Илсөя Бәдретдинованы Хәния Фәрхи туган ягында ничек кабул иткәннәр?
Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган ягы - Башкортстанның Тәтешле ягында концерт программасы белән чыгыш ясаган. Үзенең Инстаграм аккаунтында ул Тәтешлеләрнең аны ничек кабул итүләре турында язды.

Белгәнебезчә, Илсөя Хәния Фәрхи репертуарында булган "Кунак егет" җырын башкара. Социаль челтәрләрдә Илсөяне "Барыбер Хәния кадәр җырлый алмыйсың - җырлама", диючеләр бар. Тәтешлеләр исә җырны җылы кабул иткәннәр һәм аяк үрә басып алкышлаганнар.

Районда Хәния Фәрхи исемендәге музей эшләп килә. Аны сеңлесе Фирүзә оештырган. Илсөяне музейда да кунак иткәннәр.

Фото: @ilsiiabadretdinova

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар