Онлайн трансляция

Свернуть

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина туачак балаларын "гендер пати"да белде

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина туачак балаларын "гендер пати"да белде

https://tnv.ru

17 Январь 2022, 10:21

2997

0

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина туачак балаларын "гендер пати"да белде
Татар эстрадасында вәкилләре, булачак әти-әни Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов туачак балаларының җенесен белгәннәр. Бу хакта яшьләр Инстаграмында белдерде.

Тик, язылучыларына һәм тамашачыларына бу яңалык әлегә сер булып кала. "Без белдек! Сез кем дип уйлыйсыз, кыз яки малай?", - диеп язган Гөлсирин.

Азат исә: "Гендер пати"ны үзебез теләгәнчә уздырдык, Аллага шөкер! Малай булырмы, кызмы икәнен безгә карап кына әйтә аласызмы?", - дигән.

Исегезгә төшерәбез, Яңа ел алдыннан Татар эстрадасының популяр артистлары Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина әти-әни булырга әзерләнә, дип язган идек.

"Мин кыз булсын иде, дип хыялланам", - диде Гөлсирин Абдуллина. Азат Абитов исә, кыз яки малай күбрәк туу турында хыялланмый икән. "Мин кызны күбрәк көтәм дисәм, малай туса аны рәнҗетермен кебек, яки киресенчә. Шулай да кыз туар кебек тоела", - диде җырчы.

Фото: @gulsik9313

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров