Онлайн трансляция

Свернуть

Данир Сабиров хатынын нигә елаткан?

Данир Сабиров хатынын нигә елаткан?

https://tnv.ru

02 Февраль 2022, 16:59

4326

0

Данир Сабиров хатынын нигә елаткан?
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров хатыны Миләүшәне елаткан. Борчылмагыз, Миләүшәнең күз яшьләре сөенечтән булган икән.

Кичә Данирның 35 яшьлек юбилее иде. Бүген ул хатыны Миләүшәгә Төркиягә билетлар алган. Сюрприз булсын өчен ул моны әйтмәгән, ә фотосессиягә барабыз дигән. Миләүшә Төркияне бик нык ярата икән, шуңа ул сөенечтән елап җибәргән.

"Мин беренче тапкыр Төркиягә киемнәрсез очам. Ярый фотосессиягә дип бизәндем, алкаларымны кидем. Теш пастасын да алмадым", - ди Миләүшә.

Фото: milagrasss555

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров