Онлайн трансляция

Свернуть

Азат Абитов: "Хыялыбыз чынга ашты"

Азат Абитов: "Хыялыбыз чынга ашты"

https://tnv.ru

07 Февраль 2022, 11:57

2361

0

Азат Абитов: "Хыялыбыз чынга ашты"
«Бер хыялыбыз чынга ашты», — дип язган җырчы Азат Абитов туачак баласының кыз булачагын белгәч.

Кичә, татар эстрадасында тагын бер гаилә әти-әни булырга әзерләнә, дип язган идек. Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина тамашачыларын «Без баланың кем булачагын белдек», дип кызыктырып куйганнар иде инде. Алар бу яңалыкны җәмәгатьчелеккә җиткерде.

Яшьләр кыз көтә икән.

«Хыялланган идек, шулай дип уйлаган идек, көткән идек! Исән-сау тууыңны гына көтәбез», — дип язган Гөлсирин инстаграм аккаунтында.

Фото: vagapovfest

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров