Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинова халык алдында ант итте

Илсөя Бәдретдинова халык алдында ант итте

https://tnv.ru

14 Февраль 2022, 10:54

3245

0

Илсөя Бәдретдинова халык алдында ант итте
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграмында кызыклы пост урнаштырды. Анда ул түбәндәге әйберләрне эшләмәскә ант итә.

Ант итәм!!!
Мин-Бәдертдинова Илсөя Ядъкәр кызы, тантаналы рәвештә ант итәм!

1. Картайгач, кеше аккаунтына кереп мең хата белән җыен сафсата язып утырмаска!
2. Кешенең акчасын санамаска!
3. Кешенең шәхси тормышына кысылмаска!
4. Яшь артистланы чукымаска!
5. Бөтен җырдан да моң эзләмәскә!
6. Аллаһы тәгәләдән үземә адекват картлык, балаларыма, оныкларыма сәләмәтлек сорап ,үземнең дә бөтенләй үк әүлия түгеллегемне исемә төшереп, шыпырт кына утырырга!
7. Яулык, түбәтәй киеп, мәчет янында фотога төшеп кенә, дөньядагы иң изге кеше булып булмаганны яхшы аңларга!
8. Керфек, ирен һәм башка әгъзәләрен үстергәннәргә сүз дәшмәскә!
9. "Эчсә - минекен эчми! Гулять итсә - минеке белән гулять итми!", -дигән сүзләрне ешрак кабатларга!
Ант итәм!!!
Ант итәм!!!
Ант итәм!!!


Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова: "Илсөя, моны конституция итеп бастырып чыгарып кешеләргә өйләшәсе бар", дип язган.

Фото: @ilsiiabadretdinova

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров