Онлайн трансляция

Свернуть

Гөлназ Асаеваны судка бирергә җыеналар?

Гөлназ Асаеваны судка бирергә җыеналар?

https://tnv.ru

21 Февраль 2022, 11:59

3559

0

Гөлназ Асаеваны судка бирергә җыеналар?
Гөлназ Асаеваны судка бирергә җыеналар икән. Бу хакта җырчы Инстаграмда хәбәр итә.

Гөлназ Ризван Хәкимовның "Исмәле җил" җырын башкарган. "Шуны үзенең аккаунтына куйган. Бу җырны бик яратып тыңлыйм. Әлеге күңел хәләтемә бик тә туры килә", - дип язган иде җырчы.

Ризван әфәнденең кызы Альбинага бу хәл ошамаган. Ул җырнычы авторлык хокукларын бозуда һәм рөхсәтсез башкаруда гаепли. Гөлназ, үз чиратында, "Исмәле җил"не бары тик кавер буларак башкаруын әйткән.

"Кичәге яздырган кавер өчен судка бирергә йөриләр. Нишлибез, дуслар? Ризван абыйның кызына бу бик тә ошамаган. Минем җырны берәр артист кавер итеп җырласа - мин шатланыр гына идем, ә монда… Мәш киләләр. Нәрсәләр генә язып бетермәделәр", - дигән Гөлназ.

Фото: @asaeva_official


Комментарии 0

Аватар