Онлайн трансляция

Свернуть

"Отпетые мошенники» төркеме солисты Вячеслав Зинуров 50 яшендә вафат булды

"Отпетые мошенники» төркеме солисты Вячеслав Зинуров 50 яшендә вафат булды

https://tnv.ru

11 Март 2022, 10:20

2299

0

"Отпетые мошенники» төркеме солисты Вячеслав Зинуров 50 яшендә вафат булды
10 март Мәскәүдә 51нче яшендә «Отпетые мошенники» поп төркеме солисты Вячеслав Зинуров үлгән. Бу хакта Starhit хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, 10 март музыкантның берничә эшлекле очрашуы билгеләнгән булган. Ул берсенә дә килмәгәч, хезмәттәшләре чаң суга. Эзләү нәтиҗәсендә алар Вячеславны үле килеш табып ала.

Вячеслав Зинуров 1996 елда «Отпетые мошенники» төркеме солисты була. Коллектив бик тиз популярлык казанды. Вячеслав 2021 елга кадәр төркемдә тора, әмма көтмәгәндә, финанс каршылыклар аркасында, төркемнән китә.

"Отпетые мошенники" төркеме «А у реки», «Люби меня, люби», «Девушки бывают разные» хитлары белән популярлык казанган иде.

Фото: соцсети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров