Онлайн трансляция

Свернуть

Гөлназ Асаева: "Хастаханәгә барам, ниндидер җитди әйбер булуын тоям

Гөлназ Асаева: "Хастаханәгә барам, ниндидер җитди әйбер булуын тоям

https://tnv.ru

21 Март 2022, 13:34

8100

0

Гөлназ Асаева: "Хастаханәгә барам, ниндидер җитди әйбер булуын тоям
Эстраданың яшь җырчысы Гөлназ Асаева үзен начар хис итә. Өйдә дәвалану булышмагач, җырчы табибларга мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ул телеграм каналда хәбәр итте.

"Хастаханәгә барам, нигәдер бик каты борчылам. Ниндидер җитди әйбер булуын тоям. Бәлки, мин алдан борчыламдыр, әмма шулай да... Интуиция мине беркайчан да сынатмады..", дип язган Гөлназ.

Берничә көн элек җырчы үзен начар хис итүен әйткән иде: "Мондый халәтнең күптән булганы юк иде, мин инде бер атна ашамыйм, чәй генә эчәм. Аппетит юк, күңел болгана, баш әйләнә"

Гөлназга тизрәк савыгуын теләп калабыз.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров