Онлайн трансляция

Свернуть

Элвин Грей: "Салават абый, сезнең белән горурланам!"

Элвин Грей: "Салават абый, сезнең белән горурланам!"

https://tnv.ru

25 Март 2022, 13:40

3262

0

Элвин Грей: "Салават абый, сезнең белән горурланам!"
Бүген Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык артисты Салават Фәтхетдинов Башкортстан Республикасының югары бүләге - Халыклар Дуслыгы Ордены белән бүләкләнде.

Бу хакта үзенең телеграм каналында Башкортостан Республикасы башлыгының мәдәният һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы җырчы Радик Юльякшин хәбәр итте.

"Салават абый!!! Сезнең белән горурланам! Сез чын мәгънәсендә Башкортстан Республикасының югары бүләге - Халыклар Дуслыгы Орденына лаексыз! Чын күңелдән тәбрик итәм", - дип язган Радик.

Орденны Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров тапшырган.

Фото: соц.сети: elvin_grey_music

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар