Онлайн трансляция

Свернуть

Ришат Фазлыйәхмәтов ничек итеп "Катя" белән танышканын сөйләде

Ришат Фазлыйәхмәтов ничек итеп "Катя" белән танышканын сөйләде

https://tnv.ru

12 Апрель 2022, 12:47

1719

0

Ришат Фазлыйәхмәтов ничек итеп "Катя" белән танышканын сөйләде
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира-Тәтишкә белән кавышканчыга кадәр күп еллар элек интеренетта Катя исемле кыз белән танышкан булган икән. Үзенең телеграм каналында җырчы танышу тарихын сөйләп китте.

«Бер вакыт интернетта танышулар бик актуаль булып киткән иде. Мин кемнән ким дип, танышырга киттем. Бер кыз белән язышып киттек шулай, аралаша торгач, мин моны «Ысвиданиегә» чакырдым», — дип яза Ришат.

Интернетта танышкан ике мәхәббәт күгәрчене бер-берсе белән киемнәргә карашып танышырга тиеш булган икән. Ришат өч розасын тотып зәңгәр күлмәк кигән кыз янына барып «Привет, Катя», дигән. Катя да җавапны озак көттереп тормаган.

«Хәлләрне сорашкан арада, бераз баргач каршыма тагын бер зәңгәр күлмәкле, кара курткадан бер кыз килә. Инде нишләргә? Ул миңа карый, мин аңа карыйм, каушап маңгайны тир басты. Без бит инде аңлыйбыз барын да. Туктадым да: «Ты точно Катя?». Ул «Да», — ди. Мин инде ник алай иткәнемне дә хәтерләмим, теге зәңгәр күлмәкле кызга «Катя привет», — дим. Ул сразу: привет Ришат ди. Яндагы кыз торды да: «Ришат???» дип аптырап сорап куйды.

Нәтиҗәдә, бу кыз Олег дигән егет белән беренче очрашуга килгән була. Алар бер-берләрен фотода да күрмәгән булганнар, танышлары аша гына күрешкәннәр икән.

Фото: tme/rishat_fazliakhmetov.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар