Онлайн трансляция

Свернуть

Ильмира Нәгыймова: "Мин балалар тынычлыкта, рәхәттә яшәсен өчен аерылыштым"

Ильмира Нәгыймова: "Мин балалар тынычлыкта, рәхәттә яшәсен өчен аерылыштым"

https://tnv.ru

13 Апрель 2022, 17:38

3352

0

Ильмира Нәгыймова: "Мин балалар тынычлыкта, рәхәттә яшәсен өчен аерылыштым"
Популяр җырчы Ильмира Нәгыймованың «Мәйдан» музыкаль телеканалында зур интервьюсы дөнья күрде. «Ачыктан-ачык» тапшыруында Ильмира Руслан Кираметдинов белән аерылганны балалары ничек кабул итүләрен сөйләде.

«Балалар рәхәттә, тынычлыкта яшәсен өчен аерылыштым. Бу вакыйгага кадәр безнең өйдә тыныч түгел иде. Ике яраткан кешеләренең талашуын, әтиләренең эчүләрен күрү аларга нәрсәгә кирәк? Хәзер алар моны күрми, әтиләре белән аралашып торалар. Миңа калса, балалар хәзер тагын да бәхетлерәк. Хәзер алар бернинди күз яшьләрен дә күрми», — дип сөйли Ильмира Нәгыймова.

Чыгарылышны тиздән «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында да күрә алачаксыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров