Онлайн трансляция

Свернуть

Хәния Фәрхи исемендәге бәйге узачак

Хәния Фәрхи исемендәге бәйге узачак

https://tnv.ru

13 Май 2022, 10:40

826

0

Хәния Фәрхи исемендәге бәйге узачак
Башкортстанның Тәтешле районында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр димә…» дип аталган башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның Халыкара фестиваль-конкурсы узачак.

Проект Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи истәлеген мәңгеләштерүгә, шулай ук музыка сәнгатен үстерүгә һәм пропагандалауга, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, аларның һөнәри осталыгын үстерү һәм камилләштерү өчен шартлар тудыруга, республика, федераль һәм халыкара дәрәҗәдә башкорт һәм татар милли классик традицияләрен үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән, дип яза «Башинформ».

Фестиваль-конкурс 30 май көнне район мәдәният үзәгендә узачак. Гала-концерт 27 июльдә Казанда булыр дип көтелә.

Конкурс ике яшь категориясендә үткәрелә: 20 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәк өчен. Катнашучылар Хәния Фәрхи репертуарыннан бер җырны башкаралар. Үзешчән һәм профессиональ артистларга жюри аерым бәя бирә.

Фото: Татар-информ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров