Онлайн трансляция

Свернуть

Элек Сабан туена тиен-тиен акча җыя идек, шашлыкны да елга бер генә ашый идек, кичке уеннарга чыга идек: җырчы Азат Фазлыев балачак Сабантуйларын сагына

Элек Сабан туена тиен-тиен акча җыя идек, шашлыкны да елга бер генә ашый идек, кичке уеннарга чыга идек: җырчы Азат Фазлыев балачак Сабантуйларын сагына

https://tnv.ru

15 Июнь 2022, 12:52

1595

0

Элек Сабан туена тиен-тиен акча җыя идек, шашлыкны да елга бер генә ашый идек, кичке уеннарга чыга идек: җырчы Азат Фазлыев балачак Сабантуйларын сагына
"Хәзер Сабан туйлар бик матур уза, тик ни өчендер ала безнең балачактагы бәйрәмгә охшамаган. Хәзер аның ничектер кадере дә юк кебек. Элек бит без ничә көн калганын санап, бәйрәмгә тиен-тиен акча җыеп, түземсезлек белән көтеп ала идек.

Ат арбасына төялеп, Сабантуй урынына бара идек...Анысы үзе бер зур сәяхәт иде...

Сезнең якта кичке уеннар була идеме? Бездә клуб каршында иде ул. Кич Сабантуйдан кайткач, өй алдында шашлык пешерә идек. Окорочкадан (шул итнең 35 сум булганы әле дә хәтердә). Шашлыкны елга бер ашый идек элек, Сабан туе көнне кыяр-помиорны да бакчада өлгергәнче, башта бәйрәмдә татып карый идек.

Теплицада үскән яшелчә әллә ни тәмле дә булмагандыр, әмма кыярының исе әле дә борын төбендә. Үләнгә одеял җәеп, өй алдында... шашлыкны һәр  кешегә берешәр кисәк өләшеп, янына кетчуп белән суганын салып... пешкән йомырканы әрчеп.... "Полный бизнес-ланч" була иде!!! Ә десертка - "Стаканчик" туңдырмасы. Башка төрлесе сатылмый иде дә. Шул гына. Сабан туенда сатып алынган уенчык пистолет (пулялы/ су ата торган), яисә машина белән рәхәтләнеп уйный идек - җәй буена уйный торган уенчык шул иде. Туганнар белән бергәләшеп чыгып китә идек клуб каршына кичке уен карарга... Рәхәт чаклар. Әниле чаклар... Сагынам шул вакытларны...", дип яза ул үзенең социаль челтәрләрендә.  

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров