https://tnv.ru
23 Июнь 2022, 16:48
1146
0
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова үзенең бәхетле булу серләре белән телеграм каналында бүлеште. Ул кагыйдәләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
- Балаларым, тормышымның яшәү мәгънәсе. Аларны сәламәт һәм бәхетле итеп күрү иң зур бәхет. Моның өчен мин барлык көчемне бирәм.
- Янымда яраткан, мине аңлаган, миңа көч бирүче, канатландыручы, яшәргә дәрт, иңнәремә канат куючы ирем булуы. Аннан башка әлеге тормышымны күз алдыма китерә алмыйм.
- Яраткан һөнәрем мине тагы да бәхетле итә. Кайбер кешеләр килеп, "Гүзәл, синең җырларны тыңлап, мин бит үлемнән калдым", дип әйтәләр. Димәк, мин юкка гына яшәмим, юкка гына җырламыйм.
- Әти-әнием янымда. Алар минем терәкләрем. Аларның исәнлеге, сәламәт булулары минем өчен зур бәхет. Әти-әни исән чагында без - балалар.
- Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә алам. Аларга чын күңелдән ярдәм иткән саен, Алла юлымны ача.
Фото: t.me/guzelurazova

Бүлешергә
Комментарии 0