Онлайн трансляция

Свернуть

Гүзәл Уразова бәхетле булу серләре белән бүлеште

Гүзәл Уразова бәхетле булу серләре белән бүлеште

https://tnv.ru

23 Июнь 2022, 16:48

1130

0

Гүзәл Уразова бәхетле булу серләре белән бүлеште
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова үзенең бәхетле булу серләре белән  телеграм каналында бүлеште. Ул кагыйдәләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Балаларым, тормышымның яшәү мәгънәсе. Аларны сәламәт һәм бәхетле итеп күрү иң зур бәхет. Моның өчен мин барлык көчемне бирәм.

- Янымда яраткан, мине аңлаган, миңа көч бирүче, канатландыручы, яшәргә дәрт, иңнәремә канат куючы ирем булуы. Аннан башка әлеге тормышымны күз алдыма китерә алмыйм.

- Яраткан һөнәрем мине тагы да бәхетле итә. Кайбер кешеләр килеп, "Гүзәл, синең җырларны тыңлап, мин бит үлемнән калдым", дип әйтәләр. Димәк, мин юкка гына яшәмим, юкка гына җырламыйм.

- Әти-әнием янымда. Алар минем терәкләрем. Аларның исәнлеге, сәламәт булулары минем өчен зур бәхет. Әти-әни исән чагында без - балалар.

- Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә алам. Аларга чын күңелдән ярдәм иткән саен, Алла юлымны ача.

Фото: t.me/guzelurazova

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров