Альберт Нурминский: Миңа Мәскәү һәм Санкт-Петербургка караганда Казан уңайлырак шәһәр, чөнки татар рухы бар
https://tnv.ru
30 Июнь 2022, 12:26
530
0

Бүген «Болгар радиосы"ның «Иртәнге чәй» тапшыруында кунакта «урам» рэп җырлары белән танылган артист Альберт Нурминский булды. Ул Казан шәһәрен татар мохите булганга яратуын әйтте.
«Безнең Россиядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан бар. Алар арасында минем өчен иң уңайлысы ул — Казан икән. Биредә татар рухы, мохите бар. Мин монда туып үскән, иркенрәк, җайлырак миңа. Авылга кайтып килеп була. Татар телен ишетсәм, күңелгә икенчерәк ята. Кешеләр бер милләттән булганда, якынрак, җайлырак», — диде Альберт.
Альберт тумышы белән Балтач районының Норма авылыннан. Ул карьерасын үзе иҗат иткән татар җырлары белән башлап җибәрде. Хәзерге вакытта рус телендәге җырлары бик популяр. Алар күп кенә музыкаль платформаларда иң күп тыңланганнар рәтенә керә. 19 июнь Туймазы кызы Алсу белән никах укытты.

Бүлешергә
Комментарии 0