https://tnv.ru
21 Июль 2022, 16:02
896
0

Казан мэриясе Казан һәм Грозныйны яңа авиарейс тоташтырачагын әйтте. Беренче очыш 4 октябрьдә башкарылачак.
Самолетлар сишәмбе көннәрендә очачак. Казаннан очыш 9:50 гә, Грозныйга килү 12:40 ка планлаштырылган. Грозный аэропортыннан кире рейс – 13:40 сәгатьтә, Татарстан башкаласына очып килү – 16:20 сәгатьтә. 1 ноябрьдән шимбә көннәренә тагын бер очыш өстәләчәк, ә гамәлдәге рейсның җәдвәле үзгәрәчәк.
Рейслар 189 пассажир сыйдырышлы Boeing 737-800 уңайлы самолетларында башкарылачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0