Онлайн трансляция

Свернуть

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан: "Бер үкенечем бар..."

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан: "Бер үкенечем бар..."

https://tnv.ru

25 Июль 2022, 10:26

1259

0

Закир Шаһбан белән бергә яши башлауларына 20 ел булуын хәбәр иткән Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрдә.

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан: "Бер үкенечем бар..."
"Закир белән бергә яши башлауыбызга быел 20 ел. Аллаһы Тәгалә авырын да, җиңелен дә бирә адәм баласына. Елак кына кыз идем. Ныгыдым, көчле булырга, максатлар куярга, шул максатларга ирешергә өйрәндем. Төрле кешеләр белән аралашу адәм баласына тәҗрибә тупларга, акны карадан аерырга ярдәм итә. Тормышка караш еллар үткән саен үзгәрә, яшәүнең кыйммәте арта.

Яшәү дәверендә бәхетнең чын мәгънәсендә ни икәнен белдем дип әйтә алам. Матди байлык ул бары безнең тормышны тулыландыра, мөмкинлекләр генә бирә, ә җан тынычлыгы бирмәвен аңладым. Рухи байлык җанга тынычлык иңдергәненә төшендем.Раббыбызның БАР һәм БЕР икәнлегенә мең тапкыр инандым.  

Яратылып яратып яшәү сәламәтлек өчен мөһим. Моны белеп тору тоже мөһим.  20 ел 20 көн кебек үтеп киткән. Тагын озак еллар ничек яшәгән булсам, шулай яшәсәм, Раббыма мең шөкер.  

Ләкин бер үкенечем бар... Бәбиләр күбрәк алып кайтасы булган. Аллаһы насыйп итсә, күп итеп оныклар сөяргә насыйп итсен. Балаларыбыз исән-сау булсын һәммәбезнең дә... Амин" дип язган ул.

Фото: соц. челтәрдән

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров