https://tnv.ru
26 Июль 2022, 17:05
1106
0

Бу көннәрдә безне укучылар Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның Россиянең һәм Европаның иң югары ноктасы Эльбрус тавына менүен күзәтеп барды. Ниһаять, Данир тауның иң югары ноктасына менеп җитте. Шатлыгы белән ул телеграм каналында уртаклашты.
"Ура! Мин, Эльбрус тавының очында! Россиянең һәм Европаның иң биек ноктасы! Диңгез өстеннән 5642 метр биеклектә. Бу җиңүем җиңел генә бирелде дип әйтә алмыйм. Әмма рухи яктан тагы да көчлерәк булу өчен миңа ул бик кирәк иде. Менгән чакта килгәнемә үкенгән мизгелләрем дә булды, хәлсезләнеп тә алдым, чирләдем дә. Һава җитмәгәнлектән әле дә башым авырта. Кемнәр бу көннәрдә минем белән булган, минем өчен җан аткан - Барыгызга да ихластан рәхмәт! Үз-үзеңне җиңә алу - ул иң зур җиңү! Алда тагы да зур җиңүләр көтсен!", - дип яза җырчы.
"Әлеге вакытта сәхнәдән биегрәк бер җиргә дә күтәреләсе килми", - дип өстәде Данир Сабиров.
Фото: t.me/danir_sabirov

Бүлешергә
Комментарии 0