Онлайн трансляция

Свернуть

Социаль челтәрләрдә Салават Фәтхетдинов катнашында кызыклы видео пәйда булды

Социаль челтәрләрдә Салават Фәтхетдинов катнашында кызыклы видео пәйда булды

https://tnv.ru

27 Июль 2022, 11:05

1389

0

Социаль челтәрләрдә Салават Фәтхетдинов катнашында кызыклы видео пәйда булды
Социаль челтәрләрдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашында кызыклы видео пәйда булды.

Әйтергә кирәк, Салават Зәкиевич тамашачысы мондый видеоны көтмәгән булса кирәк. Нигездә комикс геройлары һәм яңа концерт сезоны ята.

«Күпләр S — ул супермен дип уйлый. Ә чынлыкта S — ул Салават», — дип шаярта җырчы. Әйтеп узганча, бу чагыштыру «Супермен» герое белән бәйле. Ә менә «Альфред, кая костюм?», дип кычкыру «Бэтмен"нан алынган. Анда геройның Альфред исемле ярдәмчесе бар.

Видео астында комментарийлар бик күп җыелган. Җырчының шаяруын хуплаучылар да, бик үк өнәп бетермәүчеләр дә булган.

Исегезгә төшерәбез, 1 август Камал театры бинасында Салават Фәтхетдиновның 34 концерт сезоны башлана.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров