Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинова күптәнге хыялын тормышка ашырган

Илсөя Бәдретдинова күптәнге хыялын тормышка ашырган

https://tnv.ru

08 Август 2022, 10:20

1499

0

Илсөя Бәдретдинова күптәнге хыялын тормышка ашырган
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова күптәнге хыялын чынга ашырган. Җырчы яңа фильм съемкаларында катнашкан. Бу хакта ул үзенең телеграм каналында хәбәр итә.

«Киләчәктә зуррак рольгә өметләнеп калам», дип язган җырчы. Илсөя роле турында тулырак берни дә язмаган. Аның кемне уйнаганлыгы да билгесез.

Бүгенге көннәрдә Казанда Миләүшә Айтуганова җитәкчелегендә Әмирхан Еники әсәрләре буенча «823 километр» дип исемләнгән нәфис фильм төшерелә.

Фото: t.me/ilsiabadretdinova




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров