Онлайн трансляция

Свернуть

Элвин Грей татар һәм башкорт эстрадасыннан китә

Элвин Грей татар һәм башкорт эстрадасыннан китә

https://tnv.ru

11 Август 2022, 10:28

1896

0

Элвин Грей татар һәм башкорт эстрадасыннан китә
Татар, башкорт һәм рус телләрендә җырлар башкаручы популяр җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин) Мәскәүгә күченә. Шул сәбәпле, ул 2022 елда татар һәм башкорт телләрендә җырлар чыгармаячак. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Радик үзенең тормыш иптәше белән Мәскәүгә күченә. Ул үз репертуарында күп рус җырлары туплануын әйтә һәм Казан белән Уфа арасында йөреп аларны таныту авыр булуын белдерә. «Тиздән мине федераль каналларда күрерсез дип өметләнәм», дип яза җырчы.

Җырчы үзенең карарын өнәп бетермәүчеләр дә, киң колач җәеп кабул итүчеләр булуын да аңлый. Ул 2022 елда татар һәм башкорт җырларын башка чыгармыйм дисә дә, милли эстрадада «пауза» алу озаккарак сузылыр кебек тоела. Элвин Грей үзенең постында иҗат юлын башларга ярдәм иткән шәхесләргә рәхмәтен белдерде. Алар арасында Хәния Фәрхи һәм Хәмдүнә Тимергалиева да бар.

Фото: t.me/elvin_grey_music_official



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров