https://tnv.ru
17 Август 2022, 11:08
3692
0
Узган җомга, 12 августа, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм зур туй уздырды. Рөстәм белән Рузия туе турында бөтен татар халкы, автоярышлар яратучылар(Рөстәм үз яшендә иң көчле спортчыларның берсе) сөйләде. Без дә язган идек. Хәзер Рөстәм туйдан видео белән социаль челтәрләрдә бүлеште.
Видеода яшьләрне, аларның әти-әниләрен, туй кунакларын, гомумән, бәхетле һәм күңелле мизгелләрне күреп була.
Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, мәҗлес Kazan Palace by Tasigo отелендә узган. Кунаклар залы Салават Фәтхетдиновның 34 сезон барган Камал театрыннан бер дә ким түгел. Биредә татар эстрадасы җырчыларын да күреп булды. Мәсәлән, Марат Яруллин, Зөлфәт Фәхретдинов. Яшьләрнең әтиләре үзенең яңа җырын бүләк итте.
Фото: соц.челтәрләр, скриншот

Бүлешергә
Комментарии 0