Онлайн трансляция

Свернуть

Зәйнәб Фәрхетдинова туган көнендә Азнакайда үзенчәлекле концерт оештырыла

Зәйнәб Фәрхетдинова туган көнендә Азнакайда үзенчәлекле концерт оештырыла

https://tnv.ru

17 Август 2022, 14:08

1150

0

Зәйнәб Фәрхетдинова туган көнендә Азнакайда үзенчәлекле концерт оештырыла
Бүген Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың туган көне. Үз якташларын зурлап, җырчы Азнакайда зур бәйрәм концерты оештыра.

Бәйрәм Азнакайның Ишкәев ял паркында уза. Чара «Зәйнәб Fest» беренче «Авыл көе» фестивале дип атала. Кунакларны 16:30 сәгатьтә көтәләр.

«Зәйнәб Fest»  «Авыл көе» фестивалендә халык җырлары hәм такмак-көйләре төп урынны алып торачак, шуңа да бәйрәм бик халыкчак булыр дип көтелә.

Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга карасак, Фестивальдә татар җыр сәнгатенең талантлы шәхесләре катнаша. Алар арасында: Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Марат Галимов, Равил Галиев, Сиринә Зәйнетдинова, талантлы сәхнә йолдызлары - Алия Карачурина, Гөлсирин Абдуллина, Базарбай Бикчәнтәев, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рәсим Фасыйхов һәм Алмаз Хасанов.

Фото: Вконтакте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров