Онлайн трансляция

Свернуть

Ләйлә Дәүләтова шатлыгы белән уртаклашты: "Мин матур гаилә хуҗабикәсе"

Ләйлә Дәүләтова шатлыгы белән уртаклашты: "Мин матур гаилә хуҗабикәсе"

https://tnv.ru

19 Август 2022, 15:04

3461

1

Ләйлә Дәүләтова шатлыгы белән уртаклашты: "Мин матур гаилә хуҗабикәсе"
Танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова берникадәр вакыт югалып торган иде. Ләйләгә тамашачы да бу сорауны еш бирә икән. Ул аңа җавабын социаль челтәрләрдә бирде.

“Мин кайттым! Кая югалдың, син дип язучы, хәлләремне сораучы дусларым! Аллаһнын  рәхмәтләре яусын сезгә! Үзеңнең  кирәк булуыңны белү – бик зур бәхеттер! Тулысынча гаиләмә чумдым. 20 ел буена  “Адәм белән Һава” тапшыруларын эшләп, гашыйк парларны өйләнештереп йөргәндә үземнең гаиләм юк иде. Минем нинди хисләр белән эшләвемне, яшәвемне күз алдына китерәсезме икән?", - дип яза Дәүләтова.

"Хәзер инде ничә еллык күзәтүләремнең кирәге чыкты. Мин матур гаилә хуҗабикәсе булып эшлим. Яңа эшем миңа бик ошый, өйрәнеп киләм”, - ди алып баручы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Голшат исхакова

Бэхетле.бул балам,сине бик сагындык,алтын кызыбыз!сина зур унышлар телэп ,кызын б.бэхет.чишмэсендэ йозегез,амин балам-алтыныбыз!

Аватар

Новости партнёров