Онлайн трансляция

Свернуть

Республика һәм шәһәр көнендә чыгыш ясаган өчен 16 яшьлек Ваня Дмитриенко 1,4 миллион сум алачак

Республика һәм шәһәр көнендә чыгыш ясаган өчен 16 яшьлек Ваня Дмитриенко 1,4 миллион сум алачак

https://tnv.ru

25 Август 2022, 15:34

Казанда шәһәр һәм Республика көне уңаеннан оештырылган концертта чыгыш ясаган өчен 16 яшьлек җырчы Ваня Дмитриенко 1,44 млн сум акча алачак. Бу хакта «Реальное время» хәбәр итте. Басмада артистка гонорар өчен акча муниципаль бюджеттан бүленәчәк, дип билгеләп үттеләр.

Әлеге сумма артистның барлык чыгымнарын, шул исәптән гонорар, страховка, таможня пошлиналарын, салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләрне үз эченә ала.

30 августта «Uma2rman» музыкаль төркеме, Ваня Дмитриенко, Филүс Каһиров һәм башка артистлар чыгыш ясаячак концерт "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда узачак. Турыдан-туры трансляцияне сез ТНВ телеканалында һәм сайтында, шулай ук безнең социаль челтәрләрдә карый аласыз.

Исегезгә төшерәбез, Олимпия уеннары чемпионы Камилә Вәлиева Ваня Дмитриенконың яңа клипында төп рольләрнең берсен уйнады.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар