Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдиновага мактаулы исем бирелде

Илсөя Бәдретдиновага мактаулы исем бирелде

https://tnv.ru

29 Август 2022, 15:45

2332

0

Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Илсөя Бәдретдиновага мактаулы исем бирелде
Җырчы Илсөя Бәдретдиновага рәсми рәвештә "Татарстан Республикасының атказанган артисты" исеме бирелде. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүләкләр тапшыру Республика көне алдыннан уза. «Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Бу көнне безне туган республикага булган җылы хисләр берләштерә, без монда яшибез һәм планнар корабыз. Татарстан – төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм дус яши торган зур гаилә», - дигән ТР Президенты.

"20 ел сәхнәдә җырчы итеп тотканыгыз өчен чиксез рәхмәт, кадерле тамашачылар! Бу безнең уртак исем!", - дип яза социаль челтәрләрдә Илсөя Бәдретдинова.

Фото: соц.сети


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров