Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинова: "Әби булырга насыйп булса..."

Илсөя Бәдретдинова: "Әби булырга насыйп булса..."

https://tnv.ru

05 Сентябрь 2022, 10:36

2450

0

Илсөя Бәдретдинова: "Әби булырга насыйп булса..."
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең социаль челтәрләрендәге битләрендә видео белән бүлеште. Видеода ул алма, кыяр өзеп ашый, песине сыйпый, ягъни бераз хыялланып алган.

"Әби булырга насыйп булса...Бәләкәй генә авыл өе алачакмын. Анда минем беседкам булачак. Ул бесетканы алмагачлар ураячак. Ә өстәлдә банкага утырткан чәчкәләр һәм алма пирогы булачак… алма кагы, алма вареньесы белән алма рәсеме төшкән чашкалардан алма чәе эчәчәкмен. Бер ягымда оныкларым, икенче ягымда зур, симез мачы ятачак. Аллаһы боерса", - дип яза җырчы.

Фото: t.me/ilsiabadretdinova

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар