Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинова мобилизацияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концертларын игълан итте

Илсөя Бәдретдинова мобилизацияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концертларын игълан итте

https://tnv.ru

29 Сентябрь 2022, 17:30

1284

0

Концертлар айга бер булачак.

Илсөя Бәдретдинова мобилизацияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концертларын игълан итте
Илсөя Бәдретдинова концертларыннан кергән акчаны мобилизацияләнүче егетләргә җибәрәчәк. Бу турыда ул социаль челтәрдәге хәбәр итте.

Җырчы әлеге эшне шәхси фикере булуын искәртә.

"Мобилизацияләнгән егетләр арасында минем туганнарым, авылдашларым бар. Үзем дә ир бала әнисе! Бу көннәрдә безгә ниләр генә язмыйлар. Укырга куркыныч хәтта. Имеш, без кеше елаганда җырлап йөрибез. Сугыш башланды дип кибетләрдә әйберләрне бушка бирә башладылармы? Сез эшкә йөрүдән туктадыгызмы Шундый вакытта булса да кешедән начарлык кына эзләп, белер-белмәс пычрак атып ятудан туктап торсак иде!

"Беркайчан да кемгәдер ярдәм иткәнемне кешегә чыгарганым булмады. Тик бу очракта мәҗбүрмен. Мин айга бер концертымны тулысынча хәйрия концерты дип игълан итәм. Кергән бар акча мобилизацияләнгән егетләр файдасына китәчәк! Безнең егетләргә! Акыллы, сабыр, бердәм булыйк!”, - дип яза җырчы.

Исегезгә төшерәбез, 21 сентябрь көнне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров