Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Иркә мобилизацияләнгән ире Артурны озатты

Җырчы Иркә мобилизацияләнгән ире Артурны озатты

https://tnv.ru

30 Сентябрь 2022, 14:34

1554

0

Җырчы Иркә мобилизацияләнгән ире Артурны озатты
Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссариатында егетләрне махсус операциягә озаттылар. Ирен озатырга дип Татарстанның атказанган артисты Иркә дә килгән.

«Повестка ике көн элек килде. Әзерләнергә бер көн вакыт бирделәр. «Кайтам», - дип вәгъдә бирде. «Кайтам», - дигәч, ышанып торабыз инде. Җиңел түгел. Туганнарыбыз да озатырга килде. Аларны кунак иттек, үзенчә бәйрәм ясадык. Артур безгә борчылуын күрсәтмәде, аның да борчулары бардыр. Әмма без аны сизмәдек», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кичә дә "Казан Экспо"дагы җыелу пунктына - мобилизацияләнүчеләрнең яңа төркемнәре килде.

Фото: "Татар-информ"

Комментарии 0

Аватар