Онлайн трансляция

Свернуть

Украина санкцияләренә эләккән Элвин Грей үз фикерен белдерде

Украина санкцияләренә эләккән Элвин Грей үз фикерен белдерде

https://tnv.ru

21 Октябрь 2022, 09:41

1628

0

Украина санкцияләренә эләккән Элвин Грей үз фикерен белдерде
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) Украина президенты Владимир Зеленский керткән санкцияләргә эләккән.

Сайтта Татарстанның 11 физик заты һәм 41 компаниясе күрсәтелгән. Алар арасында ПАО «КАМАЗ», «Ак Барс» судно төзү компаниясе, шулай ук Казан һәм «Бигеш» аэропортлары бар.

Элвин Грей бу санкцияләрне үзенең социаль челтәрләрендә дә шәрехләде. "Моның белән горурланам. Егетләр, мин сезнең белән!", - дип язган җырчы.

Исегезгә төшерәбез, кичә Радик Казанда мобилизацияләнгән егетләр янында булып кайткан иде.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров