https://tnv.ru
25 Октябрь 2022, 10:38
704
0
Тамашачылар да, без дә җырчы Айгөл Бәриеваны югалтып торган идек. Социаль челтәрләрдә Айгөл яңалыгы белән бүлешергә булган.
Бәриева ире Линарга багышлап җыр яздырган һәм концертка әзерләнгән икән.
"Бу җырны мин елый-елый яздырдым. Ул бары тик аныкы! Линар татар эстрадасын бик өнәп бетермәде, бик сайлап кына тыңлады. Бу җырымны да аның стилендә эшләргә тырыштым, русча-татарча", - дип язган җырчы.
Җыр "Рәхмәт, тормышымда булган өчен", дип атала. Аның авторлары Эльмира Җәлилова һәм Булат Шәрипов.
Исегезгә төшерәбез, җәй көне, 4 июльдә, Линар кинәт кенә үлеп киткән иде. Табиблар аңа инфаркт дигән диагноз куйган.

Бүлешергә
Комментарии 0