Онлайн трансляция

Свернуть

Иркә иренең мобилизациягә эләгүен балаларына ничек аңлаткан?

Иркә иренең мобилизациягә эләгүен балаларына ничек аңлаткан?

https://tnv.ru

31 Октябрь 2022, 15:40

4561

0

Иркә иренең мобилизациягә эләгүен балаларына ничек аңлаткан?
Якын арада китүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур да бар. Аңа сентябрдә повестка килә. Диңгез пехотасында хезмәт иткән егет шунда ук комиссариатка юл тота.

ТНВ хәбәрчесе Иркә белән аралашты. «Мин иремнең чын, нык ир-ат булуына инандым. Горурланам моның белән. Безнең шулай ук ике вариант бар: моңсуланып елап утырырга, яисә позитивта булырга. Ирем әйткәнчә, син елап утырасың икән, миңа да авыр булачак. Балаларга да дөрес итеп аңлатырга тырыштык бу әйберне. Күп ир-атлар киттеләр, ә әтиегез бит өйдә утырып тора алмый. Безнең илне сакларга кирәк. Ул, әлбәттә, кайтачак, җиңү белән кайтачак. Ул кайткач зур бәйрәм оештырабыз», — диде җырчы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров