Онлайн трансляция

Свернуть

Винера Ганеева ире Камил әфәнденең соңгы көне турында сөйләде - видео

Винера Ганеева ире Камил әфәнденең соңгы көне турында сөйләде - видео

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2022, 16:17

3080

0

Винера Ганеева ире Камил әфәнденең соңгы көне турында сөйләде - видео
ТНВ каналында чыгучы "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында кунакта Татарстанның атказанган артисты Винера Ганеева булды. Безгә ул ире Камил абыйның соңгы көне турында сөйләде.

"36 яшь яшәп, өч сәгать эчендә Камилемне югалттым. Көн гадәттәгечә башланды: мин эшкә институтка, ул театрга китте. Дүртенчеләрдә өйгә кайтам дип хәбәр иттем, ул әле дусларына кереп чыгам диде. Дуслары эссе сауна, мунча яккан булган. Камил эссене яратмый иде, мунчага да вакыт узгач кына керде. Монда мунчада үзе генә калган булган. Миңа шалтыратып "Камил абый монда, ул үлде", дип әйттеләр, без энем белән шул йортка киттек. Калтырата башлады, ышанмадым. Мин аскы катка төшкәндә, ул ләүкәдә ята иде. Шулвакытта ничек исән калганымны аңлата да алмыйм", - дип сөйләде Винера Әхәт кызы.

Җырчы сүзләренчә, беренче ел бик авыр булган. Аңа ике иптәш кызы ярдәм итеп, саклап торганнар. Тулырак тапшыруны карап белә аласыз.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров