Онлайн трансляция

Свернуть

Салават, Айдар Галимов, Винера Ганеева, Гүзәл Уразова... X Милли премиядә кемнәр катнашачак?

Салават, Айдар Галимов, Винера Ганеева, Гүзәл Уразова... X Милли премиядә кемнәр катнашачак?

https://tnv.ru

30 Ноябрь 2022, 16:28

404

0

Салават, Айдар Галимов, Винера Ганеева, Гүзәл Уразова... X Милли премиядә кемнәр катнашачак?
10 декабрь 18:00 сәгатьтә “Болгар радиосы” Х юбилей Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы “Пирамида” концертлар залында тамашачылар белән узачак.

Чарада "Болгар радиосы" тамашачыларының яраткан җырчылары, “Кайнар хит” хит-парады җиңүчеләре катнашачак. Тамашычар бу көнне “Пирамида” концертлар залының фойесыннан ук бәйрәм рухына күмеләчәк.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап, алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбызның фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.

“Болгар радиосы”ның Х Милли музыкаль премиясе исемлегендә быел 30 җырчы: Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова, Филүс Каһиров, Винера Ганиева, Раяз Фәсыйхов, Рифат Зарипов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ильвина, Марат Яруллин, Эльмира Кәлимуллина, Эльмир Низамов, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Илгиз Мөхетдинов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Юлия Гарифуллина, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Анастасия Макарова, Рафис Кәлимуллин, Зәринә Хәсәншина, Мурат Гайсин, Винарис Илъегет, Илдар Ямалиев, Илназ Баһ.

Татар эстрадасы легендасы исеме сер булып сакланган кебек үк, Милли премиянең хатын-кыз алып баручысының кем булуын да тамашачылар концертка килгәч кенә белә алачаклар.

“Болгар радиосы”ның Х юбилей Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 10 декабрьдә 18.00 сәгатьтә “ПИРАМИДА” концертлар залында узачак. Билетлар kassir.ru сайтында һәм ПИРАМИДА кассасында. 6+


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров