Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Эльмира Сөләйманованы кайчан һәм кайда җирләүләре билгеле

Җырчы Эльмира Сөләйманованы кайчан һәм кайда җирләүләре билгеле

https://tnv.ru

16 Декабрь 2022, 10:37

1693

0

Җырчы Эльмира Сөләйманованы кайчан һәм кайда җирләүләре билгеле
Татар эстрадасында зур югалту. Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат булган. Аның кайда җирләнәчәге дә билгеле булды. 

"Эльмираның ире баянчы Фәйзелхак абыйга сөйләгәнчә, Эльмираны юып әзерләп бүген көндезге сәгать 1дә моргтан алып чыгачаклар. Шуннан туры Чаллы зиратына алып барачаклар. Мулла да зиратка киләчәк, диде. Кояш баеганчы җирләячәкләр", - дип сөйләгән баянчы Алмаз Рәхимов "Шәһри Казан" газетасына.

Соңыннан җырчыны иртәгә 10:00 сәгатьтә Тукай районындагы Кече Шилнә авылы зиратында җирлиячәкләре билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, Эльмираның вафаты турындагы хәбәр бүген килеп иреште.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров