https://tnv.ru
27 Декабрь 2022, 11:31
Бүген "Болгар радиосы" "Иртәнге чәй" тапшыруында "Хәситә" мюзиклында карак ролен уйнаучы Илгиз Шәйхразиев кунакта булды.
Җырчы үзенең роле, "Хәситә" мюзиклы үзенчәлекләре, эчке кухня һәм башкалар турында сөйләде.
"Хәситә" - ТНВ каналының Яңа ел уңаеннан төшергән мюзиклы. Биредә татар эстрадасы һәм театрының популяр артистлары - Айдар Галимов, Дания Нуруллина, Эльмира Кәлимуллина, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, Винарис Илъегет, Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗанов, Илгиз Хәсәншин һәм башкалар катнаша.
Нигездә, кечкенә Әминә белән булган маҗаралар ята. Төп герой олылар дөньясында яшәргә өйрәнә, ләкин бу ансат эш түгел. Гаилә һәм дуслар булганда барысы да җиңелрәк тоелачак. Әминә Мортазина - "Балачак җыры" һәм "Яңа татар җыры" конкурслары җиңүчесе.

Бүлешергә
Комментарии 0