https://tnv.ru
09 Январь 2023, 17:27
599
0
Җырчы Гүзәлем Миңнеханова социаль челтәрләрнең берсендә подписчиклары сорауларына җавап биргән. Кызыксынучан тамашачыларның берсе - "Тагын бер бәби алып кайтасыгыз килмиме?", дип сораган.
Җырчы "Мәдинәгә иптәш булачак, Иншаллаһ! Башта Мәдинәгә тиешле игътибарны биреп бетерәсе килә. Ике бәләкәй баланы үстерү күп көч таләп итә", - дип язган җырчы.
"Үзебез булдыра алмасак, балалар йортыннан алып кайтачакбыз. Барысы да Аллаһ кулында. Шуны әйтәсе килә, мин үземне күпбалалы әни итеп күрмим", - дип өстәгән ул.
Исегезгә төшерәбез, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар Мәдинә исемле кызларын үстерә. Гүзәлем һәм Салават катнашындагы "Хәситә" мюзиклын биредә карый аласыз.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0