Онлайн трансляция

Свернуть

Ильмира Нәгыймова һәм Марат Яруллин бергә ял итә?

Ильмира Нәгыймова һәм Марат Яруллин бергә ял итә?

https://tnv.ru

31 Январь 2023, 12:33

921

0

Ильмира Нәгыймова һәм Марат Яруллин бергә ял итә?
Татар эстрадасының иң популяр артистлары Ильмира Нәгыймова һәм Марат Яруллин хәзерге вакытта бер урында ял итә. Артистларның социаль челтәрләрдә керткән фото һәм видеоларны карап шундый фикергә килеп була.

Артистлар бергә яки аерым гына ял итүләре турында бер сүз дә әйтмиләр. Комментарийларны ачып карасак, анда тамашачылар икегә бүленгән. Берәүләр җырчылардан уртак фото көтә, икенчеләре ял вакытында булса да тынычлыкта калдыруны сорый.

Ильмира сторисларда тамашачыларының сорауларына җавап та бирде. “Марат белән мөнәсәбәтләрне чишәргә җыенасызмы?” дигән сорауга җавапны Маратка әйтергә рөхсәт биргән. Яруллин барысын да концертларда сөйләрмен дип язган.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров