Онлайн трансляция

Свернуть

Әнвәр Нургалиев кызы белән булган бәхетсез хәл турында сөйләде - видео

Әнвәр Нургалиев кызы белән булган бәхетсез хәл турында сөйләде - видео

https://tnv.ru

08 Февраль 2023, 17:37

3695

0

Әнвәр Нургалиев кызы белән булган бәхетсез хәл турында сөйләде - видео
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев ТНВ каналында чыгучы "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында тормышының тетрәндергеч мизгелләре турында сөйләде.

Әнвәрнең кызы Элина яшь ярым вакытта үтек белән кулын пешергән булган.

"Мин ул вакытта концертка әзерләнә идем. Кызым әнисенең үтүкләгәнен күргән. Ул киткән арада гына тотып алырга өлгергән. Без зурга китәр дип уйламаган идек, кирәкле даруларны алып, сөртеп, бәйләп куйган идек. Икенче көнне больницага бардык һәм ике операция ясадылар. Операциядән соң бик авыр булды, минем елаган очраклар да күп булды", дип сөйләде җырчы.

Элинага беренче операция уңышсыз булган - пешкән урында кул үсеше начарлана. Икенчесе уңышлы тәмамлана. "Хәзерге вакытта кызым беренче киңәшчем. Ул - төпле, акыллы. Әнисенә дә, абыйсына да киңәшләрен биреп тора", - дип сөйләде Әнвәр Нургалиев.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров