https://tnv.ru
22 Февраль 2023, 14:58
1391
0

Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Эмиль Талипов гаиләсендә зур шатлык! Эмиль һәм Илсөяр икенче тапкыр әти-әни булдылар. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илсөяр белән Эмиль кыз тәрбияләп үстерәләр, хәзер исә малайлы да булдылар.
"Улыгызның әтисе кебек акыллы, талантлы булып үсүен телибез! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балаларыгызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр!", - диелә хәбәрдә.
Фото: t.me/kamalteatr

Бүлешергә
Комментарии 0