Онлайн трансляция

Свернуть

Филүс Каһиров: "Артур Хәсәнов белән көн саен аралашабыз, абыйлы-энеле кебек, туганлаштык"

Филүс Каһиров: "Артур Хәсәнов белән көн саен аралашабыз, абыйлы-энеле кебек, туганлаштык"

https://tnv.ru

23 Февраль 2023, 13:39

2035

0

Филүс Каһиров: "Артур Хәсәнов белән көн саен аралашабыз, абыйлы-энеле кебек, туганлаштык"
"ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында уза торган «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонына "Болгар радиосы" студиясеннән Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров кушылды.

"Шатлык хисе туды. Якташым Артур Хәсәнов тавышын ишеткәч, горурлык хисе туды. Артур белән көн саен аралашып торабыз. Бу вакыт эчендә туганлашып беттек, без хәзер абыйлы-энеле кебек", - дип сөйләде Филүс. Татарстанның халык артисты "Киек каз юллары" җырын бәйрәм студиясендә дә башкарды.

Марафонның башлап йөрүчесе — ОНФның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак.

Яу кырындагы хәрбиләргә ярдәм итик!




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров