Онлайн трансляция

Свернуть

Йолдызлар нинди товарларга реклама ясавы һәм күпме акча эшләүләре турында сөйләде - видео

Йолдызлар нинди товарларга реклама ясавы һәм күпме акча эшләүләре турында сөйләде - видео

https://tnv.ru

25 Февраль 2023, 14:46

1334

0

Йолдызлар нинди товарларга реклама ясавы һәм күпме акча эшләүләре турында сөйләде - видео
«Таяну ноктасы» тапшыруында кунаклар социаль челтәрләрдә йолдызларның үз исемнәреннән файдаланып хезмәт, товар сату турында кызу сөйләш алып барды.

Йолдызларның бу үз исемнәрен акчага сату тугелме икән, алар аны ихластанмы яисә керем өчен генә эшләүләре турында ачыкларга тырыштылар.

Жырчы Гүзәлем: «Мин аңа бизнес кебек карыйм. Ләкин үзем белмәгән, аңлап бетермәгән өлкәне, төзелеш һәм медицина товарларын мин тәкъдим итә алмыйм»,-ди.

Хәзерге көндә үз битләрендә блогерларның гына түгел, ә атказанган артистларның да товарга реклама биреп акча эшләүләре гадәти хәл.

«Хезмәтне махсус сатып алырга өндәмим, — ди Айваз Садыров, — сатып алмасаң яшәвең бер тиен дип тә әйтмим, ул узе хәл итә, бәясенә, аның кирәклегенә карап. Бу очракта мин киңәш кенә итәм».

Аңа каршы Илфат Фәйзрахманов та үз фикерен белдермичә кала алмады: «Сатып алучы үзе белә дигән фикер белән килешеп бетмим, чөнки бүгенге көндә рекламаның муллыгы арасыннан сайлап алу кыен, шуңа күрә биредә кешенең популярлыгына карап, бу алдый алмый дип ул сыйфатсыз әйберне дә сатып алырга мөмкин.»

Сату эшенең төп максаты булып акча кертү тора. Рекламаның күпме табыш китерүе турында да фикерләр булды. Блогер Ринат Галиәхмәтов реклама белән 100-150 мең бик җиңел генә эшләп була дип саный.

Бу сату эшләре аларның дәрәжәсен төшермиме, йолдызлар нинди товарларны гына сата һәм репутация югалту куркынычы турында тулырак чыгарылыштан карый аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров