Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Гүзәл Идрисовага мактаулы исем бирелде

Җырчы Гүзәл Идрисовага мактаулы исем бирелде

https://tnv.ru

02 Март 2023, 16:42

1231

0

Җырчы Гүзәл Идрисовага мактаулы исем бирелде
Гүзәл Идрисовага(Баһ) Татарстанның атказанган артисты исемен биргәннәр. Бу хакта "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәр итә.

"Әлеге исем иҗатыма зур бәя. Кечкенә чактан ук шушы исемне йөртәсе килеп хыялланасың бит инде. Хезмәт куйгач, аласы да килә. Әти-әни өчен бу исемне алуым горурлык. Алар гел борчылып торды. Әллә кемнәрнең исемнәре бар, сиңа да кирәк диярләр иде. Шөкер, үз вакыты белән миңа да бирделәр, – ди Гүзәл. – Улларым да еш кына, нигә синең мактаулы исемең юк дияләр иде. Аларга да гел аңлатып килдем, бу исемне татар халкына хезмәт итеп, сәнгатьне үстерүгә өлеш кертеп кенә алып була дия идем. Исем алу – зур җаваплылык өсти. Илһамланып эшләргә канат куя. Киләчәктә дә халкыма хезмәт итеп, матур җырлар бүләк итеп яшәргә язсын!", - дигән Гүзәл.

ТНВ сайты редакциясе исеменнән Гүзәлне мактаулы исем алуы белән тәбрик итәбез!

Фото: "Болгар радиосы"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров